Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан корды

2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында, «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан кордылар. Яңа ел чыршысы янында Кәнәфи Бәдигый, Рәфкать Карәми, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Светлана Грунис, Елена Черняева, Рифат Сәлах, Ольга Журавлева, Гөлзадә Бәйрәмова, Наилә Яхина, Дамир Гыйсметдин, Йолдыз Шәрапова, Лилия Газизова, Ләйсән Переведенцева һ.б. чыгыш ясады. Каләм ияләре тыңлаучыларга үз әсәрләрен һәм классикларыбызның онытылмас җәүһәрләрен тәкъдим иттеләр. Иҗатчыларны тыңлап илһамланган тыңлаучылар да микрофон алдына чыкты. Әдәби мәйданны Татарстан Язучылар берлеге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә оештырды. shigyr1
Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев