Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең яңа әгъзасын Арчада "Әдәби суд" көтә

14 ноябрьдә “Идел” журналы Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” чәчмә әсәре буенча “Әдәби суд” үткәрә. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
  • Зиннур Тимергалиев “Кичә яраттым” (ТКН, 2018) китабы, җыр текстлары һәм вакытлы матбугатта басылган проза әсәрләре авторы. Арчада яши.
"Казый" Камил Кәримов җитәкчелегендә барачак “Әдәби суд” кысаларында “гаепләүче” Әлфәт Закирҗанов әсәрне тәнкыйтьләячәк, “яклаучы” Рифә Рахман язучыны һәм аның иҗат җитмешен яклаячак. Язучылар берлегенең яңа әгъзасын "Әдәби суд" көтә! Гаепләүче ягыннан - Ландыш Әбүдәрова, яклаучы ягыннан Вакыйф Нуриев "шаһит"лар булып чыгыш ясаячак. Чарада шагыйрьләр, прозаиклар, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә.
  • Әдәби суд – «Идел» журналы башлап җибәргән иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт.
«Әдәби суд» та гадәти суд формасында оештырыла – анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы – яклый, казый «хөкем карары» чыгара.
Татар-информ
Фото: Зиннур Тимергалиев, sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев