Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы Рауль Мир-Хәйдәровның 75 яшьлек юбилее үтте

Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров – кырыклап китап авторы, аларның гомуми тиражы 10 миллионнан артып китә. Рус телендә яза. Күп кенә әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Язучы Мәскәүдә яши. Язучыны котларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникациялә агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Ренат Мөхәммәдиевлар килгән иде. Кичәне танылган язучы, “Казан утлары” журналы хезмәткәре Камил Кәримов алып барды. Сценарий авторы – шагыйрь Рәмис Аймәт. “Русча яза торган татар язучысына нинди татарча кичә оештыра алдык бит!” - дип сөенде ул. Язучының әсәрләреннән өзекләрне Луара Шакирҗанова, Инсаф Абдуллалар укыды. “Сез без укый торган автор, без сезнең әсәрләрегезнең күп миллионлы тиражлары турында беләбез, әсәрләрегезнең кат-кат басылуларын беләбез. Бөтен язучы да андый бәхеткә тиенә алмый. Музыкант буларак, сезнең джаз белән шөгыльләнгәнегезне ишетеп сокланмый мөмкин түгел, рәсем сәнгатенең гаҗәеп коллекциясен туплагансыз. Бу талантлы кешенең бөтен яклап талантлы булуы турында сөйли”, дип тәбрикләде Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова. Министр урынбасары Рауль Мир-Хәйдәровның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнүе турында указга кул куелуын хәбәр итте. Ул медаль язучыга Мәскәүдә тапшырылачак. Язучыга Мәдәният министрлыгы исеменнән “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылды. “Без аның белән сиксәненче елларда ял йортында танышканбыз икән. Ул бер күрүдә күңелгә кереп калды. Ул бер татар кешесенә дә охшамаган иде, - дип сәхнәдән истәлекләре белән уртакташты Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, халык язучы Разил Вәлиев. - Чөнки безнең халык тыйнак, кешегә сүз катырга да кыймый. Ә ул Россиянең теләсә кайсы танылган язучысы белән аның дәрәҗәсендә торып сөйләшә ала иде. “Бу югалып кала торган егет түгел икән!” дип уйлый идем. Аның әсәрләре укыла иде, тора-бара алар безнең Татарстаныбызга да килеп иреште. Китапларының гомуми тиражы ун миллион дигәнбез икән, татар халкын ун миллион дип санасак, һәр татарга бер китап туры килә дигән сүз”. Разил әфәнде Рауль Мирхәйдәровның башта Россиядә танылып, аннары үз тарихи ватанында танылу алган язучы булуына басым ясады. “Китабың Мәскәүдә таралу Безнең өчен бик зур куаныч, бик зур дәрәҗә иде. Хәзер заманалар үзгәрде – Мәскәүдә яшәгән язучылар өчен Казанда басылу, Казанда иҗат кичәңне үткәрү һәм Казанда танылу зур дәрәҗә. Рауль әфәндене чит илләрдә дә таныганнар иде, ниһаять, аны төп ватанында – тарихи ватанында да таныдылар. Үз милләтең алдыңда йөзең ак булу, үз милләтең укучылары тарафыннан яратып укылу язучы өчен иң зур бәхеттер,” дип төгәлләде ул тәбрикләү сүзләрен. Разил Вәлиев язучыга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең чәчәкләрен тапшырды. Рауль Мир-Хәйдәровны “бөтен 75 яшьлек егетләр исеменнән” күренекле татар язучысы Ренат Харис котлады. Ул Рауль Мир-Хәйдәровны “татар язучысы, Россия язучысы дип, әмма Европаны колачлаган язучы”, дип билгеләп үтте. Аны “Усал телле, тирән үтеп керә торган карашлы, сүзен заман белән санлашып тормыйча әйтеп бирә торган кеше”, дип атады. “Әсәрләре төрле хәбәрләргә, күзәтүләргә бай, хәтта язучы шәхесенә куркыныч чакырып тора торганнары да бар”, диде. Ренат Харис Татарстан язучылары дөньясындагы бер үзенчәлекне дә әйтеп узды: “Алена Кәримованың (язучы, тәрҗемәче) бик кызыклы күзәтүе бар. “Бездә татар язучылары бар, рус язучылары бар, татар булып русча язучылар бар ди. Әмма ләкин без параллель тормыш белән яшибез” дигән иде ул. Рауль татар язучылары белән беркайчан да параллель дөньяларда яшәмәде. Ул безнең белән кайнап яшәде. Татар язучыларының юбилейларында катнашты, котлады, шалтыратып торды. Рауль Мир-Хәйдәров чын мәгънәсендә йөрәгендә йөгәнләгән татар атын йөрткән зур язучы”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев