Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь Камил Сәгъдәтшинның иҗат кичәсе узды (фото)

Журналист һәм шагыйрь Камил Сәгъдәтшинның Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында уздырылган иҗат кичәсе ул эшләгән “Ватаным Татарстан” газетасының һәм бүгенге татар матбугатының язмышы белән бәйле җитди утырыш рәвешен дә алгалады. “Татарларның бердәнбер укып була торган газетасы – “Ватаным Татарстан”, - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, татар тарихы буенча китаплары белән дә танылган җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибгатуллин. - Мәскәүдән кайтканда миңа газета-журналларны җыеп куйган булалар. Мин “Ватаным Татарстан” газетасыннан укый башлыйм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы темасыннан. Ә бу инде - Камил дустыбыз Сәгъдәтшин язмалары”. Сүз уңаеннан, Фатыйх Сәүбәнович бездә идеологиянең начар куелуыннан да, Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге аз булудан да зарланып алды. Творческий вечер Камиля Сагдатшина Спас районы башлыгы Камил Нугаев, газетаның гел дөреслеккә омтылуын билгеләп узды: “Камил Сәгъдәтшинга “Син булса да тәнкыйтьләмә инде алай, якташ бит син”, дисәм, “Нишлим соң, сөтегез юк бит”, - ди”. Творческий вечер Камиля Сагдатшина Татарстанның халык язучы Роберт Миңнуллин Камил Сәгъдәтшинны традицион журналистиканы тотып торучы дип атады. Ул студент чакта тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән дустын котлаган уңайдан, газетаның хәзер шигырьләрне бөтенләй диярлек бастырмавына гаҗәпләнүен белдерде. Творческий вечер Камиля Сагдатшина Юбиляр белән бергә укыган халык язучысы Марсель Галиев татар халкының журналистларны хөрмәт итүен ассызыклады. Творческий вечер Камиля Сагдатшина “Игеннәр өлгергән чакта без – бер төркем язучылар, Камил Сәгъдәтшин белән бергә, авылларга чыгабыз. Күреп торам – Камил бөтенесен белеп йөри, ул бодай белән борай җирләрен самолетта чакта ук аера. Аны авыл халкы, район башлыклары ничек хөрмәт иткәнен күргәнем бар. Безнең халыкта әле гәҗит кешесенә - журналистка хөрмәт яши”, - диде ул. Творческий вечер Камиля Сагдатшина “Мин студентларга йә шагыйрь, йә журналист буласың дип әйтәм, бутарга ярамый, - диде үз хезмәттәшен котларга чыккан “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. - Ә Камил абый шигырь дә, җырлап торган мәкаләләр дә яза. Аның мәкаләләрендә шигърият бар. Шагыйрь кеше оча бит ул, матур итеп яза - аннары безне судка бирәләр. Судта да отылганыбыз юк, чөнки ул ихластан яза. Тәнкыйтьләсә дә, ихластан тәнкыйтьли”. язу

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев