Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы узды

2017 елның 20 апрель көнне Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы булып узды. Идәрә утырышының беренче көн тәртибе буенча Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкатъ Шагеевлар ике идарә арасында башкарылган эшкә хисап ясадылар. Икенче көн тәртибе буенча Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов  бөек шагыйрь Габдулла  Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Утырышта  шулай ук,"Тюрксой" оешмасы белән уртак хезмәттәшлек итү уңаеннан төрле тәкъдимнәр туплау кирәклеге турында сүз барды. Үзебезнең тарихыбызны "Тюрксой" аркылы бөтен дөньяга тарату алгы планга куелырга тиешлеге әйтелде. Идарә алдыннан гына Татарстан Язучылар берлегенең яңа әгъзалар кабул итү коллегиясе утырышы булып узган иде. Анда Наилә Яхина hәм Нурзия Мирхазованың иҗатлары тикшерелде. Нәтиҗәдә ике кандидатура да Татарстан Язучылар берлеге идәрәсе каравына тәкъдим ителде. Идәрә бертавыштан аларны берлек әгъзасы итеп раслады.      
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев