Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясендә язучылар Рамил Ханнановның иҗатына бәя бирде

Кичә татар язучылары бер сүздән үз араларына яшь тәнкыйтьчене алу теләген белдерделәр. Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясендә язучылар яшь тәнкыйтьче Рамил Ханнановның иҗатына бәя бирде. Секция утырышында “Казан утлары” әдәби журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнановның “Җилкәннәргә җил кирәк” исемле китабы тәкъдим ителде. Татар язучыларының чыгышлары Рамил Ханнановның уңай якларын күрсәтүгә корылган иде. Остазы Фоат Галимуллин аның студент вакытта ук әдәбиятка йөз тоткан булуына, активлыгына, әдәби берләшмәләр белән эшләвенә басым ясады. Нәҗибә Ихсанова аның кыска җөмләләргә зур мәгънә сыйдырып яза алу сәләтенә сокланды. “Рамил үзенең яшьлеге белән татар язучыларының яшь статистикасын яшәртер иде”, - диде Камил Кәримов. Ул аның татарларның бөтен диалектларын белеп, язучыларның әсәрләрендә диалектларны калдыру яклы булуын искәртеп узды. Рифат Сверигин Рамил Ханнановка тагын да кыюрак булырга киңәш итте. Вакыйф Нуриев үзе турында матур тәнкыйть мәкаләсе язган өчен рәхмәт әйтте. Галимҗан Гыйльманов Ханнанов китабын укып чыккач, авторның зур потенциалын күрүен ассызыклады. Әдәбият галиме Равил Рахмани татар милләтенә лидерлар кирәк булуын әйтеп, бу юнәлештә бик нык уйланырга чакырды. Язучыларның фикерләрен гомумиләштереп, яшь галим һәм тәнкыйтьче Рамил Ханнановны үз араларына алырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр. Аның кандидатурасы Әдәби тәнкыйть секциясе аша Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим ителәчәк. Тәкъдимнәр идарә утырышында каралачак. Утырышка язучыларның күп килүен Рамил Ханнановның алар арасында авторитетлы булуы белән аңлаттылар.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев