Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең "Әдәби тәнкыйть" секциясе утырышы узачак

17 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең "Әдәби тәнкыйть" секциясе утырышы була. Секция җитәкчесе, галим Әлфәт Закирҗанов хәбәр иткәнчә, утырышта, иң беренче мәсьәлә итеп, Рамил Ханнановның иҗатын тикшерәчәкләр. Шулай итеп, секциянең чираттагы утырышы көн тәртибендә “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов иҗатын тикшерү һәм аны Язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим итү каралган. Утырышта шулай ук Берлекнең “Ел йомгаклары”нда әдәби тәнкыйть темасына доклад белән катнашу турында да сүз булачак. Утырыш Татарстан Язучылар берлеге бинасында 15.00 сәгатьтә башлана.
Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев