Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенә ике яңа әгъза кабул ителде

Татарстан Язучылар берлегенең үткәрелгән чираттагы идарә утырышында ике яңа әгъза кабул ителгән. Алар - яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм рус телендә иҗат итүче Марат Морев. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәгълүмат өчен. Марат Морев – Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь прозаик. Гөлүсә Батталова – Әтнә районында яшәп иҗат итүче шагыйрә. gel Утырышта шулай ук ике идарә арасында башкарылган эшкә хисап ясалган, әдәби ел йомгакларында чыгыш ясаучы язучылар билгеләнгән, октябрь аенда булачак юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелгән. Татарстан Язучылар берлегендә эшләп килүче әдәби остаханәләрнең икесенә яңа җитәкчеләр билгеләнүе дә билгеле булды. Хәзер шигърият остаханәсен Фәйрүзә Мөслимова җитәкли, ә әдәби тәнкыйть остаханәсен Әлфәт Закирҗанов алып барачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев