Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә язучы Тәүфыйк Әйдигә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

24 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә татарның әйдаманы, язучы Тәүфыйк Әйди истәлегенә әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Тәүфикъ Әйдине искә алу һәм дүрттомлыгын, “Шәхесләребез” сериясендә чыккан китапны тәкъдим итү кичәсендә язучының төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре яңгыраячак. Татарның яраткан җырчылары Рөстәм Маликов, Бәширә Насыйрова, Кытайда туып үскән Базарбай Бикчәнтәев һ.б халкыбыз әсәрләрен башкарачак. Чарада язучының фикердәшләре, каләмдәшләре, улы Айнур Әйделдинов гаиләсе белән катнашырга җыена. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән  төгәлләнәчәк. Башлана 17.00 сәгатьтә. Керү ирекле! Рәхим итегез!
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев