Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровны искә алдылар

Татарстан Язучылар берлеге Тукай клубының бу сезонда соңгы әдәби-музыкаль кичәсе Татарстан гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровны искә алуга багышлаган иде. Кичәнең идея авторы һәм аны оештыручы – Гөлшат Байтимерова, Лениногорск шәһәренең музыка укытучысы. “Әтиемә быел 95 яшь тулган булыр иде. Үзем артистларны табып, җырлар биреп, сценарий язып шушы кичәне әзерләдем. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, беркем дә баш тартмады. Бу - әтием шәхесенә хөрмәт дип саныйм”, - ди Гөлшат Байтимерова. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең сәламләү чыгышында шагыйрьне һәрвакыт арада итеп тоюларын ассызыклады: “Без гимныбыз белән горурланып яшибез, шундый эшне булдырган егетнең онытылырга хакы юк. Хәтер кичәсе ул - шәхесне ача торган чара. Без бүген бу шәхесне ачарга тиешбез”, - дип, кичә алдына зур максатлар куйды ул.
  • Рамазан Байтимеров Башкорстанның Авыргазы районында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Гомеренең күп елларын Лениногорск шәһәрендә үткәргән. 1989 елда вафат булган.
  • Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җырының көе 1993 елда Татарстан гимны буларак расланды. 2013 елда конкурслар аша гимн тексты кабул ителде. Гимн тексты – Рамазан Байтимеровның патриотик шигырьләренең берсенең эшкәртелгән варианты.
“Очрашырбыз әле җырларда...” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Рөстәм Гыйльфанов катнашты. Музыка укытучысы Гөлшат Байтимерованың укучылары һәм коллегалары да чыгыш ясады. Үзен Рамазан Байтимеровның шәкерте дип санаган шагыйрь Таһир Шәмсуаров остазының һәм үзенең шигырьләрен укыды. “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, ул Рамазан Байтимеровның бик туры, ялагайлануны белми торган кеше булуын, шушы холкы аркасында кыенлыклар күкрүен дә әйтте. Шагыйрь Татарстан гимны авторының 100 еллык юбилее зур масштабта уздырылачагына ышаныч белдерде. “Без Лениногрскида Рамазан абыйны искә алу кичәләре уздырып торабыз. Рамазан абый моңа бик лаек”, - диде ул. Рамазан Байтимеровны искә алу кичәсенә Берлекнең аксакаллары Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин һәм Марат Әмирханов килгән иде. Кичә бар залның Татарстан Республикасы гимнын башкаруы белән тәмамланды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев