Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә татар шигъри слэмы узачак

26 июньдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында (Мөштәри урамы, 14) бишенче татар шигъри слэмы узачак.

Беренче этапта катнашучылар бер-бер артлы шигырләрен укый. Һәрберсенә төгәл бер минут вакыт бирелә. Лимиттан тыш һәр биш секунд өчен баллар киметелә. Уку вакытында булышучыларның ярдәмен һәм реквизитларны кулланырга ярамый. Балларны тамашада катнашучылар арасыннан сайланган биш кеше бирә. (Шигырь  һәм уку остылыгы өчен бердән бишкә кадәр балл бирелә). Иң аз һәм иң зур баллар алып ташланыла, калганнары кушыла. Алып баручылар теләге буенча җюри әгъзалары алышына ала. Баллары бер үк булган кешеләр тагын бер турда катнаша, анда бер генә шигырь укыла. Иң күп баллар җыйган 10 кеше икенче турга уза. Ул 6 августта «Печән базарында» узачак. Гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә. https://goo.gl/forms/qwm8fI2TvGuTaCDk1 Керү ирекле. Элемтә өчен телефон:89376267961 (Рәдиф). shi
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев