Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә шигъри фестиваль узды

Кичә III Төрки яшьләр фестивалендә катнашучылар Татарстан Язучылар берлегендә шигъри фестивальдә катнашты. Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кардәшләребез шигырь, җыр-бию сәнгате осталыгын күрсәтте. Кичәгә кадәр төрки яшьләр Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм берлек президиумы белән очрашкан иде.

Шигъри кичәне алып баручы халык шагыйре Ренат Харисның шигырь юллары белән ачып җибәрде:

"Без, төркиләр, бүген шактый төрле,

Юкса бер үк ана имезде...

Ләкин туплый безне изге сөттән

Телебезгә сеңгән изгелек..."

Кичәдә Башкортстаннан килгән яшьләр шактый актив булды. “Исәнмесез, төрки туганнарым!” – дип башлады сүзен шагыйрә Гөлнара Хәлфетдинова һәм төрки халыклар символы бүре булуын искәртеп, “Бер бүре бар минем йөрәгемдә” шигырен укыды. Аның артыннан ук сәхнәгә Россия курайчылары берлеге әгъзасы Айдар Байтимеров менде һәм “Гайнә” көен уйнады. Яшь шагыйрә Таңчулпан Рәсүл “Башкорт теле” шигырен укыды.

Алып баручы төрки яшьләрнең рус шигъриятеннән белемен дә тикшерде. Залдан Александр Пушкин, Сергей Есенин шигырьләрен сөйләүчеләр табылды. Чуаш республикасыннан күп кенә конкурслар лауреаты Дмитрий Моисеев “Машарама” шигырен укыды.

Кичәдә Оренбург өлкәсеннән Айна Туршубаева “Кыз Жебик” казах биюе, Татарстан вәкиле Ләйлә Хәбибуллина “Кунаклык” мөнәҗәте, Саха-Якутиядән Айаал Малокотин “Мөңүрүүр бөгъө” эпосыннан өзек, Аянхайя Герасимова “Якутяночка” биюе белән чыгыш ясады.

Яшьләр, чыгышлардагы кайбер кимчелекләргә карамастан, бер-берсен көчле алкышлар белән сәламләде. Һәр чыгышны дикъкать белән карады. Катнашучыларның һәркайсына фестивальдә катнашкан өчен диплом бирелде.

Казах кызы Айна Туршубаева “Татар-информ” агентлыгына Оренбургта “Жарсаватлар” оешмасының казах мәдәнияте белән бәйле чаралар уздыруын билгеләп узды. Оешмаларында 50 ләп яшь вәкил бар. “Без Казанда беренче тапкыр. Безгә Казан архитектурасы бик ошады. Бик бай, матур шәһәр. Казахларны татарлар белән тел, мәдәниятеннән тыш, бик кунакчыл булуы берләштерә”, - дип белдерде Айна.

Искәртеп узабыз, төрки халыклар төркеменә керүче яшьләрнең Казанда уза торган өченче фестивале 17 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев