Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә "Иделем акчарлагы-2016" бәйгесенең йомгаклау туры башланды

22 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә "Иделем акчарлагы-2016" бәйгесенең йомгаклау туры башланды. Уналтынчы тапкыр үткәрелә торган иҗади бәйге яшь язучыларны барлау максатыннан, республиканың "Идел" яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Быел бәйгедә катнашучыларның иҗади эшләренә КФУ ның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты кафедрасы мөдире, доцент Әлфәт Закирҗанов, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, балалар шагыйре, бик күп әдәби премияләр лауреаты, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, "Безнең мирас"ның баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь Марат Закир бәя бирә. Шагыйрь, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат исә жюрига рәислек итә.

Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, "Иделем акчарлагы" бәйгесенә быел 300 гә якын әдәби әсәр юлланылган. Катнашучылар белән очрашу барышында, Газинур Морат узган ел белән чагыштырганда, иҗади эшләр азрак булуын билгеләп үтте. "Әгәр дә инде шомарган, тәҗрибә туплаган язучыларның үкчәсенә басып килердәй яшьләр булмаса, бик начар фал булыр иде. Сезнең арадан да танылган язучылар чыгачагына ышанам", – дип өметләр баглады жюри рәисе.

Ләбиб Лерон киләчәктә бу бәйге тагын да үссен, киңрәк колач җәйсен иде дигән теләкләрен җиткерде. "Хәзер интернет заманы, сез бәйге хакында башка төбәкләрдәге яшьтәшләрегезгә дә хәбәр итегез. Бу сезгә мохит тудырырга, аралашырга, бер-берегезне рухи яктан тагын да баетырга ярдәм итәчәк", – дип ассызыклады Ләбиб Лерон.

Башка жюри әгъзалары да катнашучыларга үз фатыйхасын бирде. "Татар кая барып чыкса да, иң беренче булып мәктәп ачкан. Минем Кытай якларында булып, андагы татарлар белән аралашканым бар. Алар иң беренче булып кызлар өчен мәктәп ачкан. Чөнки әни кеше үз телен баласының канына сеңдерә. Биредә әнинең роле бик зур. Сез моны истә тотып иҗат итүегезне теләп калам", – диде Марат Закиров.

"Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина "Татар-информ" хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, сыйфат ягыннан быел иҗади эшләр күпкә югарырак. "Иделем акчарлагы" бәйгесендә элек проза, поэзия, драматургия кебек номинацияләр генә булса, еллар үтү белән детектив һәм балалар әдәбияты белән бәйле номинацияләр дә өстәлде. Кызганычка, детектив язучылар күп түгел һәм алар сыйфатлы яза дип әйтеп булмый, әмма балалар әдәбияты өлкәсендә язучылар бик күп", – диде Ләйсән Сафина.

Быел мастер-класслар алдыннан, иҗади эшләр жюри әгъзаларына исем-фамилияләрне күрсәтмичә тәкъдим ителгән. Шуңа да бәя бирү мөмкин кадәр объектив булачак. Мастер-классларны уздыручылар да елдан-ел "яшәрә" бара, катнашучылар да шулай ук, дип билгеләп үтте Ләйсән Сафина. "Без Гран-при алучылар белән һәрвакыт аралашып торабыз. Унбиш еллыктан соң катнашучылар саны кимемәсме икән, дип тә борчылган идек. Быел моңа кадәр бәйгедә катнашмаган егет-кызлар да бар. Нигездә, алар Казаннан түгел, ә районнардан. Шунысы да бик куанычлы: бер үк кешеләр берничә номинациягә эшләрен юллаган", – диде Ләйсән Сафина. Йомгаклау турында 30лап бала катнаша. Жюри алар арасыннан барлык номинацияләрдә дә 1-3 урыннар номинантларын һәм Гран-при иясен билгеләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев