Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узачак

Татарстан Язучылар берлеге оешмасы оешканнан бирле бер генә көн дә, хәтта Бөек Ватан сугышында да, эшен туктатмаган. Сугышта татар язучылары алгы сафта көрәшкән. Фронтта 104 язучы булган, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Алар арасында М. Җәлил Ф. Кәрим,Г. Кутуй, А. Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаязов, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, Ә. Камал һ.б бар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм дошман тылында көрәшкән каләмдәшләренең батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булды. Татарның батыр улларына рәхмәтебез чиксез! 10 май көнне Татарстан Язучылар берлеге, Тукай клубы, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан барлык язучыларны, ветераннарны бәйрәм концертына чакыра. Бәйрәм кичәсе мөнбәрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, юмор остасы, жырчы, композитор Алмаз Хәмзин. Башлана 17:00 сәгатьтә. Барыгызны да бәйрәм концертына көтеп калабыз! 
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев