Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлеге утырышында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлегендә Проза һәм Балалар әдәбияты остаханәләренең берләштерелгән утырышы булды. Утырышта  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим ителде. Остаханәләрнең берләшкән утырышын Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт алып барды. Балалар остаханәсе  Дәүләт премиясенә кандидат итеп  татар һәм рус телләрендә чыккан «Йолдызстан батыры»/ «Звездный витязь» (ТКН/ТКИ, 2014 ел/г.) китаплары өчен  шагыйрә Резеда Вәлиеваны; Проза остаханәсе «Игезәкләр йолдызлыгы» (ТКН, 2016), «Карурманда кара песи» (ТКН, 2015) китаплары өчен Камил Кәримовны; «Олы юл да сикәлтәле» (ТКН, 2007), «Сөеп туймас чакларың» (ТКН, 2011), «Кая чабасың, гомер юртагы?» (ТКН, 2015) трилогиясе һәм «Гомер – яшәр өчен» (ТКН, 2012) җыентыгы өчен Рәфкать Кәрамине тәкъдим итте. Утырышта кандидатларның иҗатлары  буенча Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Шәрапова, Фарсель Зыятдинов, Хәбир Ибраһим, Хәнәфи Бәдигый, Фәрит Яхин,  Марат Закир, Нәҗибә Сафина, Марат Әмирханов һ.б. чыгыш ясады. Остаханәләр тәкъдим иткән кандидатуралар Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышында каралачак.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев