Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлеге корылтайга әзерләнә

ТР Язучылар берлеге 25 майда корылтай үткәрергә җыена. Хәзергә аны уздыру урыны гына төгәл билгеле. Берлектән алынган белешмә буенча, “Казан” милли мәдәният үзәгенә каләм ияләрен җыячак корылтайда кемнәр чакырылачагы, кемнәр һәм кайсы темага чыгыш ясаячагы формалаша гына әле. Искәртеп үтәбез: соңгы XVII корылтай 2012 елның 18 маенда булды. Әдипләр җыенына Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән берлекнең 326 әгъзасыннан 234е катнашты. Язучылар корылтаенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сабагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия Язучылар берлеге рәисе урынбасары Владимир Бояринов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгын һ.б.лар катнашты. Корылтайда берлек рәисе һәм идарәсе, ревизия комиссиясе сайланды, ике корылтай арасында гамәлгә ашырылырга тиешле эшләр резолюциягә кертелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев