Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары социаль яклауга мохтаҗ кешеләр яши торган оешмаларда булды

Россиянең hәр өченче кешесе - өлкән буын вәкиле. Караучысыз калган яки физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кайберләре гомерләренең соңгы көннәрен өлкәннәр hәм инвалидлар йортында үткәрә. Шушы уңайдан 2017 елның 23 июнь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗанов, матбугат үзәге җитәкчесе Нәгыйм Шаhи, җырчы, композитор, язучы Алмаз Хәмзин  Арча hәм Әтнә муниципаль районнарында социаль яклауга мохтаҗ кешеләр яши торган оешмаларда булдылар. Нинди генә шартлар тудырылса да, билгеле, мондый оешмаларда өйдәге кебек тәрбия тудырыла алмый. Татарстанның Арча үзәгендә урнашкан өлкәннәр йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина сүзләренә караганда биредә өй шартларына якынлаштырылган мөкинлекләр тудырылган. Әлеге йортта 58 кеше тәрбияләнә. Шуларның 50се бюджет карамаганда булса, 8 кеше түләүле нигездә яши. Бинага бик әйбәт  ремонт ясалган. Бүлмәләр заманча җиhазландырылган. Бина тирәсендә өлкәннәр йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән искиткеч матур ял итү бакчасы булдырылган. Биредә тәрбияләнүчеләрне күрергә килүчеләр өчен махсус бүлмә дә бар. Кунаклар кунып калырга уйлаган очракта аларга йоклау hәм ял итү өчен дә мөмкинлекләр каралган. Муниципаль район хакимияте башка оешмаларны да  игътибарсыз калдырмый. Моның мисалы булып район үзәк китапханәсендә Арча өлкәннәр йортында яшәп иҗат итүче 83 яшьлек Россия хәрби көчләре ветераны, мөгаллим Алберт Әбелхановның шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе торды. Кичәгә Арча районы хәрби комиссары, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, "Шәһри Казан"," Ватаным Татарстан"газеталары журналистлары килгән иде. Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре очрашуны Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күсәтү үзәгендә исәптә торучы авыр хәлле гаиләләр, инвалид балалар, күп балалы гаиләләр белән кызыклы әңгәмә үткәрү белән дәвам итте. Арча китапханәсендә, өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр hәм  Әтнәдә Алмаз Хәмзинның чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр.  
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев