Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлеге бинасында Йолдыз Шәрапованың "Күңел кыңгыраулары" дигән иҗат кичәсе узачак

16 октябрьдә 17:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында балалар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапованың “Күңел кыңгыраулары” дигән иҗат кичәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Йолдыз Шәрапова үзе хәбәр итте. Иҗат кичәсе Йолдыз Шәрапованың 55 яшьлеге уңаеннан оештырылачак. Бәйрәмдә юбилярның иҗатташ дуслары, шигырьләрен яратып укучы балалар һәм якыннары катнашачак. “Гомер бәйрәмен дусларым, якыннарым белән үткәрергә карар кылдым, – ди Йолдыз Шәрапова. – Мин якын иткән, мине якын иткән сәхнә йолдызлары да катнашачак. Җырлар, шигырьләр яңгырар дип уйлыйм. Иҗат кичәсен “Күңел кыңгыраулары” дип атавым очраклы түгел, әлеге исемдә минем китабым да бар”. Белешмә: Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз “Ялкын” журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул – “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй” журналы) газетасында хезмәт куйды. Хәзерге вакытта “Шәһри Казан” редакциясендә эшли. Йолдыз – әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның “Антенналы бәрәңге” дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән “1994 ел китабы” конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз – балалар күңеленә хуш килгән алты китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының “Бәллүр каләм” бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм “Колаклы коймаклар” китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды.  
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев