Татар матбугаты
"Татарстан Яңа гасыр" каналында Нурания Җамалиның яңа "Синең күзләр" дигән телевизион фильмы тәкъдим ителәчәк
31 декабрь көнне “Татарстан Яңа гасыр” каналында 15:00 сәгатьтә “Синең күзләр” дигән телевизион фильм тәкъдим ителә. Татар фильмының режиссеры Нурания Җамали. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгына язучы, “синең күзләр” проектының сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева хәбәр итте.
“Бу фильм минем "Кар... кайнар икән" дигән хикәягә нигезләнеп эшләнде, - ди Айгөл Әхмәтгалиева. - Буген бит авылда да, шәһәрдә дә бер-берсен таба алмаган, табудан өмет өзгән кешеләр күп. Яше өстәлеп барган егетләр, кызлар. Ә бит сиңа насыйп яр кайдадыр бар, Аллаһы Тәгалә кошларны гына түгел, кешеләрне дә пар канатлы итеп яраткан. Өмет өзми көтәргә, янәшәдә генә булган бәхетне күрә белергә кирәк. Режиссер Нурания апа моңа кадәр дә минем шактый пьесаны укытучылар коллективы белән сәхнәгә куйды. Ул гаҗәеп тынгысыз, тырыш кеше, татар тамашачысы өчен куйган хезмәте бик зур. Узган ел Яңа елның озакка сузылган ялларында, хәтерләсәгез, телевидение программасын Нурания Жамали фильмнары "тотып торды".
“Синең күзләр” язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның әсәренә нигезләнгән беренче фильмы. Моңа кадәр ул “Ак чәчәкләр” картинасына cценарий язган иде.
“Нурания апа белән бергә эшләү бик җаваплы һәм рәхәт. Күзгә күренмәгән хаталарны да тотып ала, шунда ук төзәттерә. Фильмга сценарийны язганда, үзенең киңәшләре белән төп таяныч булды”, - ди Айгөл.
“Синең күзләр” фильмында төп герой Фәридәне җырчы Асыльяр башкара. Телевизион әсәрдә шулай ук, Г.Камал артистлары Илнур Закиров, Фәнис Җиһанша, Миләүшә Шәйхетдинова һ.б. катнаша.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев