Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан-Яңа гасыр"да профессиональ һәм җаваплы кешеләр эшли" - Айрат Зарипов

Кичә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасын ачканда, Айрат Зарипов "Татарстан-Яңа гасыр”да профессиональ һәм җаваплы кешеләр эшли", – дип ассызыклады. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең рәхмәт хаты телеканалның өч вәкиленә: мәгълүмат тарату буенча генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова, баш режиссер Алмаз Әкбәров һәм режиссер Айрат Камаловка тапшырылды. Шулай ук “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалының башка хезмәткәрләренә “Татмедиа”ның һәм Татарстан республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамоталары бирелде. Ә генераль директор урынбасары Владимир Матвеев “2015 елда Казанда үткән спортның су төрләре буенча XVI чемпионатының” истәлекле медале белән бүләкләнде. "Бүләктән кала бернәрсә дә профессиональ рәвештә эшләргә мәҗбүр итми", – диде тантана вакытында генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев