Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан уңышлары Россия үсешенә һәм аның халыкара сәяси мәйдандагы роле ныгуына тыгыз бәйле" - Рөстәм Миңнеханов

Хәзерге вакытта С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында юллама белән мөрәҗәгать итә. Республика лидеры мөрәҗәгатен милләтара һәм конфессияара килешүчәнлек, шулай ук Татарстан тормышының социаль ягына кагылышлы мәсьәләләрдән башлады.

“Тотрыклы үсешне һәм иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади үсешне, милләтара һәм конфессияара килешүчәнлекне саклау – болар барысы да кешеләр тормышы сыйфатын күтәрү өчен эшләнә. Без эшләгән елларда республикага карата ышаныч капиталы формалашты. Без үзебезгә алган йөкләмәләрне төгәл үтибез, республиканы үзгәртәбез һәм үзебез дә үзгәрәбез”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

“Татарстан уңышлары Россия үсешенә һәм аның халыкара сәяси мәйдандагы роле ныгуына тыгыз бәйле. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин гамәлләре бәрабәренә Россия үзенең дөньякүләм держава дәрәҗәсен кайтара”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан федераль үзәк һәм РФ Хөкүмәте ышанычына һәм ярдәменә ия. Республика җитәкчелеге белән ил Хөкүмәтенең бердәм эш-гамәлләре халыкта яңгыраш ала, моны VII чакырылыш Дәүләт Думасын депутатлар сайлау раслады. “Татарстанлыларның күпчелеге үзләренең эшләре, казанышлары белән республика югары нәтиҗәләргә йөз тоткан тулаем бер команда икәнен күрсәтә”, - диде республика лидеры.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коммерцияле булмаган оешмалар гражданлык җәмгыятенең мөһим өлеше булып тора, алар халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүдә актив катнаша.

Икътисади тотрыклылык һәм киләчәккә ышаныч күп балалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләр саны артуга китерә. “Алар бездә 2 меңнән артык, һәм без республиканың иң зур гаиләләре белән горурланабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шунда ул бер гаиләдә үзләренең һәм тәрбиягә алынган 11дән 15кә кадәр бала үстерүчеләр турында берничә мисал китерде. “Аларга һәркайда ярдәм күрсәтелергә һәм алар җирле хакимиятләрнең дә, массакүләм мәгълүмат чараларының да игътибар үзәгендә булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә игътибар зурдан булырга тиеш. “Мәктәп балалары республиканың сулышын белеп торсын. Аларны уникаль объектларга алып барырга кирәк. Бу аларның күзаллауларын гына киңәйтеп калмастан, үзләре яшәгән республика, ил белән горурлык хисе дә формалаштыра”, - диде ул.

Республиканың тагын бер казанышы – милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм килешүчәнлек сакланышы. Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу юнәлешендә зур адымнар ясалды. “Бу мәсьәләдә Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кириллның килеп, торгызыла торган храмның нигезенә таш салу тантанасын алып баруы республиканы танытуга зур өлеш кертте”, - дип басым ясап әйтте ТР башлыгы.

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар арасында тынычлык һәм, килешүчәнлекне саклау мөһим һәм, килеп туган мәсьәләләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы халыклары корылтаеның чираттагысын уздырырга кирәк, дип игълан итте Татарстан Президенты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев