Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан уңайлы инвестиция мохите булдыру буенча рейтингта инде икенче ел рәттән беренчелекне бирми

«КАМАЗ»дан – яңа кабиналар, «акыллы» машиналар, Казан авиация заводыннан – Ту-160 очкычы, Кукмарадан – итекләр, сендвич панельләр... Икътисад министрлыгы белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегиясендә Татарстан икътисадының көндәшлеккә сәләтен арттыра торган төп нигез – оешмаларның инновацион үсеше хакында сөйләштеләр. Коллегияне Татарстан Прези­денты Рөстәм ­Миңнеха­нов алып барды. ­Чыгышлар баш­лан­ганчы ук, ул узган ел нә­тиҗә­ләре уңай булуын билгеләп үтте, статистик мәгълүматлар бе­лән таныштырды. Былтыр республиканың тулаем продукция күләме 1 триллион 944 миллиард сум, төп капиталга инвестицияләр кертеме 658, 5 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстан уңайлы инвестиция мохите булдыру буенча рейтингта инде икенче ел рәттән беренчелекне бирми. Эшмәкәрлекне җәелдерү буенча да алга таба республикада уңайлы шартлар тудырылачагына басым ясады Президент. «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» оешмасы президенты Юрий Слюсарь алдагы ун елда аеруча мөһим эшләрнең берсе дип Ту-160 проектын атады. Ту-160 – стратегик һөҗүм очкычы. Россия армиясендә төп корал булып тора. Проектның 30 елдан артык тарихы бар, инновацион алымнар ярдәмендә ул заманчалаша. Ул цифрлы модельгә күчереләчәк. Самолетны модернизацияләүнең 40 проценты Казан авиация заводы көче белән башкарылачак. Марттан очкыч беренче тестлар узачак, апрельдән югары технологияләр ярдәмендә ТУ-160ның тышкы кыяфәтен яңарту эшенә керешәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов, әлеге эшне хуплап: – Бу – зур, мөһим проект. Без аны гамәлгә ашыруда тулы ярдәм күрсәтәчәкбез, – диде. Коллегиядә Татарстанның бренды булып саналган ­«КАМАЗ» ширкәте эшчәнлеге белән дә та­ныштыр­дылар. Быелдан оешма авыр йөк машиналарының яңа төрен эшли башлаячак. 2019 елдан автомобильләр өчен 6 цилиндрлы заманча двигательләр, куркынычсыз, чыдам кабиналар эшләү күздә тотыла, шул ук вакытта «КАМАЗ» –пилотсыз транспорт өлкәсендә эш алып баручы да. Кешедән башка эшли торган «акыллы» машиналарны, төгәлрәге, пилотсыз микроавтобусны тиздән республика юлларында сынап карарга җыеналар. Районнардагы сәнәгать эшчәнлегенә дә уңай бәя бирелде. Авылда беренче сәнәгать мәйданчыгын булдырган, бүген анда җитештерелгән сендвич панельләре белән бөтен илгә танылган Кукмара районы үрнәк итеп китерелде. Мәскәү кунакларына Президент Кукмараның савыт-саба, итекләре белән дан тотканын да искәртеп узды. Икътисад министры Артем Здунов чыгышында былтыр икътисад үсешенә сәнәгать җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсе аеруча зур өлеш керткәнлеген әйтте. – Былтыр республикада 2,4 миллион квадрат метр мәйданда торак тапшырылды, аның 367 мең квадрат метры – социаль ипотека программасы буенча салынган йортлар. Төзелеш өлкәсендә 286 миллиард сумлык эш башкарылган, – диде ул чыгышында. Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов исә коллегиядә катнашучыларны маркетинг сис­темасында заманча технологияләрне кулланырга өндәде. Интернетның өстенлекләрен «Татспиртпром» чыгара торган «Ханская» аракысы мисалында да аңлатырга тырышты. – Барыгыз да ЕГАИС системасы белән таныш. Кыскасы, һәр җитештерүче үз товарына махсус чип урнаштыра. Әлеге чип интернетка тоташтырыла. Нәтиҗәдә, кулланучы продуктны адымлап күзәтә ала. ЕГАИС системасы ярдәмендә продуктның кайчан, кемгә сатылганын белергә мөмкин ( бу вакытта слайдта нәкъ менә «Ханская» шешәсе пәйда булды. – Авт.). Хәтта менә бу аракыны сатып алучы күпме эчкән, икенче шешәне алырга кайчан киләчәген дә чамаларга була, – дип сөйләде министр. Аның фикеренчә, мондый технологияләр куллану Татарстан җитештерүчеләре өчен көндәшлеккә сәләтне арттырачак. «Внешэкономбанк» рәисе урынбасары, «Моношәһәрләр үсеше фонды» коммерциячел булмаган оешманың күзәтчелек советы әгъзасы Ирина Макиева чыгышы вакытында зал аеруча җанланып алды. Хәзергә Татарстанда бары бер Чаллы шәһәре генә алга киткән социаль-икътисади үсеш территориясендәге моношәһәр статусына ия. Быел исә бу исемгә Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләре дә дәгъва кыла. Тик Ирина Макиева Рөстәм Миңнехановка бар шәһәрләрне дә программага кертеп карарга кирәк, дип тәкъдим итте. Моношәһәрләрдә заманча медицина, яңа эш урыннары, төзек юллар булачак. Һәр шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары белән тәэмин ителәчәк. Президент, уенын-чынын бергә кушып: «Ашыгыч ярдәм машиналары кирәк безгә, 150 искергән машинаны алыштырырга җыенабыз. 100ен үзебез алырбыз, сездән – 50се», – дип тә әйтеп куйды. Бу фикерне зал көчле алкышларга күмде. – Моношәһәрләр юнәлешендә бүген зур эш башкарыла: бу яңа эш урыннары, заманча мохит. Элек җитештерү, инфраструктура турында гына сөйләсәк, бүген без бу шәһәрләр башкалар кебек үк уңайлы булырга тиеш дип сөйлибез. Кешеләрдә читкә күчеп китәргә теләк туарга тиеш түгел. Алар эш урыннары, хезмәт хакы һәм балаларын яхшы мохиттә тәрбияләр өчен шартлар булуына ышанган булырга тиеш, – диде Президент. Коллегия азагында хезмәтендә югары уңышка ирешкәннәрне тәб­рикләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Россия алдындагы уңышлары өчен мактау билгесе белән бүләкләнде. «Alibaba (коммерция өлкәсендә эшләүче танылган Alibaba Кытай компаниясе) бер секунд эчендә 140 мең килешү эшләргә өлгерә. Мин сезгә бу сүзләрне сөйләп торганда, алар инде миллионлаган килешү төзегәндер. Безгә дә заманча технологияләрдән күбрәк файдаланырга кирәк. Бу – көндәшлеккә ­ сәләтне арттырачак.» Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның коллегиядәге чыгышыннан.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев