Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабыз укытучыларына мактаулы исемнәр тапшырылды

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында республиканың халык һәм атказанган укытучы исемнәре бирелгән мөгалимнәр билгеле булды. Мәгариф өлкәсендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде, дип хәбәр итә “Мәгариф” журналы.

"Татарстан Республикасының Халык укытучысы" дигән мактаулы исем түбәндәге мөгалимнәргә бирелгән:

1. Богуславская Инна Григорьевна, Мәгарифне үстерү институтының мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты; 2. Александр Рыжов, Казандагы Яңа Савин районындагы 113нче номерлы урта мәктәбенең физик культура укытучысы; 3. Роза Шәрипова, Яр Чаллыдагы 31нче номерлы урта мәктәбенең физика укытучысы;

"Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемне түбәндәге укытучылар алган:

1. Светлана Иванова, Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укытучысы; 2. Зөһрә Кәримова, Арча педагогика көллиятенең биология укытучысы; 3. Ольга Матянина, Баулы районындагы 7нче номерлы урта мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы; 4. Гөлсирә Мулласалихова, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы; 5. Юлия Юрченко, Казандагы Вахитов районындагы 39нчы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы; 6. Радик Якупов, Әлмәт яшь техниклар станциясенең өстәмә белем бирү педагогы. Шулай ук пленар утырыш барышында Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов һәм Яшел Үзән механика көллияте директоры Виктор Муханов бүләкләнде.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев