Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш өстәмә 30 мең сум акча алачак

Татарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары уза.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә 30 мең сум, призер әзерләгән өчен 20 мең сум алачак, дигән хәбәре катнашучылар арасында күп фикерләр тудырды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Энгель Фәттахов 9 сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханын татар телендә бирергә чакырды. Ул бу турыда милли мәгариф мәсьәләләре секциясендә белдергән иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев