Татарстан укытучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга каршы чыккан

Укучыларын кайгырталар дип уйлыйсызмы? Юк икән шул - үзләренең белем дәрәҗәсен тикшерә башлауга ризасызлык белдерә алар. Мөгаллимнәр шулкадәр нидән курка икән соң? Әллә инде үз квалификацияләрендә шикләнәләрме? Интернет челтәрендә укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән. Аның авторы – Татарстанда Россиянең хезмәт партиясе. Әлеге петицияне 1200дән артык кеше имзалаган инде. Укучыларның БДИ тапшыра башлавына тиздән дистә ел була. Хәзерге вакытта мәктәптә белем алучыларның күпчелеге башка төр сынауны хәтерләми дә инде. Әти-әниләр генә “Ә элек..” дип үзләренең мәктәп тәмамлаган елларын искә төшерә. БДИга башлангыч сыйныфтан ук күнектерә башлыйлар бит. Малайлар һәм кызларның белем дәрәҗәсе 9 һәм 11 сыйныфта тапшырылачак аттестация сыйфатындагы биремнәр ярдәмендә тикшерелә. Шуңа да БДИ кертелгән беренче елларда күп кенә бәхәсләр купса, проблемалар туса, хәзер алар юк дәрәҗәсендә. Укучылар моны гадәти сынау буларак кабул итә. Укучыларга яраган, ә укытучыларга нәрсәсе белән килешмәгән икән соң? Мөгаллимнәребез үз белем дәрәҗәсендә шикләнеп, түбән нәтиҗәләр күрсәтүдән куркамы? Уйлап карасаң, белемле, һәрдаим үсеш юлында булган укытучылар өчен бу авырлык тудырырга тиеш түгел кебек. Хәтерләсәгез, укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү узган елдан гамәлгә ашырыла башлады. Нәкъ Татарстан беренче булып үзендә әлеге тәҗрибәне кертеп җибәрде. Укучыларның көзге каникуллары вакытында гадәттә остазлар ролендә булган мөгаллимнәрнең үзләреннән беренче тапкыр имтихан алдылар. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республикабызның база мәктәпләре укытучылары арасында уздырылган диагностик тестны гади эш процессы дип атады. Мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан  гына ул шактый авыр кабул ителгән иде. Ул чакта Татарстанның 19 меңгә якын мөгаллиме имтихан тотты. Әлбәттә, укучылар тарафыннан тапшырылган БДИдан аермалы буларак, нәтиҗәләрне ачыктан-ачык берәү дә игълан итмәде. Бу күрсәткечләр “эчке кухня” өчен генә.  Шул рәвешле мәгариф хезмәткәрләренең реаль белем дәрәҗәсен ачыклап, кимчелекләрне юк итүгә – укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм  булып тора. Шуңа да кармастан, мондый тәҗрибә укытучыларның күңеленә хуш килмәде. Кайберәүләр моны хәтта мыскыл итү буларак кабул итте. Әлеге сынау болай да авыр укытучы хезмәтенә тагын да мәшәкать өстәү, укытучының балалар, ата-аналар алдында абруен төшерү, дип саный алар.

Көзге каникуллар якынлашкан көннәрдә укытучылар янә пошаманга төшкән. – Без, Татарстан республикасы укытучылары,  Татарстан Мәгариф министры Фәттахов Энгель Нәвапович үзбелдеклелеге белән кертелгән мөгаллимнәрдән  БДИ бирдертүгә кискен каршы, – дип башланган петициягә куелган имзалар саны артканнан-арта бара. «Мәгариф турында»гы канунда укытучылардан БДИ тапшырту турында бернинди сүз дә юк, димәк, бу – югары белем турындагы дипломнарга ия булган педагогларның хокукларын бозу. Укытучылар 3 ел саен квалификация күтәрү курсларын уза, һәр 5 ел саен педагогның профессиональ эшчәнлеге экспертизасын үз эченә алган  аттестация оештырыла. Нигә соң безнең түрәләр укытучылар дипломы дөреслегендә шикләнә, дигән сорау туа», – диелгән петициядә. Шулай ук мөрәҗәгать текстында  2015 елда 75нче санлы Казан гимназиясе укытучылары ачыктан-ачык БДИ бирүгә каршы чыгулары турында әйтелгән. Алар профсоюздан теләктәшлек тапмагач, имтихан уздыру пунктларында контроль-үлчәм материалларны тутырудан баш тарткан. Петиция авторлары барлык укытучыларга шулай ук эшләргә тәкъдим итә.

Мөрәҗәгатьтә хәбәр ителгәнчә, петиция Россия һәм Татарстан Мәгариф министрларына – Ольга Васильева һәм Энгель Фәттаховка, шулай ук Рособрнадзор  җитәкчесе Сергей Кравцовка җиткереләчәк.

Әмма Мәскәүдәге түрәләргә бу рәвешле мөрәҗәгать итүнең әллә ни файдасы булмастыр, мөгаен. Татарстанның әлеге идеясе Россия күләмендә хуплау тапты бит.  Республикабыз тәҗрибәсе хәтта федераль дәрәҗәдә кулланыла башлады. Агымдагы елның апрель-май айларында ил күләмендә рус теле, рус әдәбияты, математика укытучыларының компетенцияләре тикшерелде.

– Хәзерге вакытта белем бирү сыйфатын бәяләүнең комплекслы системасы формалаштырыла. Ул бердәм дәүләт имтиханын, 9 сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт йомгаклау аттестациясен, бөтенроссия тикшерү эшләрен, илкүләм һәм халыкара белем бирү сыйфатын тикшерүләрне, укытучыларның компетенцияләрен бәяләүне үз эченә алачак.  Һәм квалификацияне күтәрү институтларына бу эштә активрак катнашырга кирәк. Бәяләү процедураларының нәтиҗәсе педагогларның квалификациясен үстерүдә исәпкә алынырга тиеш. Институтлар вәзгыятьне анализларга, кайда нинди проблема барлыгын аңларга һәм шуңа карап үз эшен төзергә тиеш. Квалификацияне күтәрүдән соң укытучының объектив аттестациясен уздыру зарур, – дигән иде Сергей Кравцов. БДИ тапшыруның ояты да, куркынычы да юк икәнен мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр укытучыларга үз үрнәгендә дә күрсәтте хәтта. Сергей Кравцов, Мәскәүнең белем бирү департаменты вәкилләре, хәтта олимпия чемпионнары  Александр Зубков, Светлана Ишмуратова һәм журналистлар да математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханны тапшырып карады.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: