Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан туристларны җәлеп итү өлкәсендә иң популяр Россия төбәкләренең беренче унлыгында

2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан туристларны җәлеп итү өлкәсендә иң популяр Россия төбәкләренең беренче унлыгына кергән. Рейтингны “ТурСтат” агентлыгы әзерләгән. Татарстан Республикасы – алтынчы баскычта. Аңа кадәр урыннарны, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Владимир һәм Приморье өлкәләре бүлешкән. Үткән ел Татарстанда, 250 мең чит ил кешесен исәпкә кертеп, 2,9 млн. турист булган. 2015 ел белән чагыштырганда, сәяхәтчеләр саны 7 процентка арткан. Шәһәрләр арасында шундый ук рейтингта, Казан дүртенче урынны алган. Шулай итеп, ул Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләреннән генә калышкан. Әлеге рейтинг 2017 елның 9 февраленә кадәр төбәк администрацияләре һәм чит ил турист офисларыннан алынган мәгълүмат буенча төзелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев