Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан – туган йортыбыз" Республика милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак

4 ноябрь көнне 13.00дә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында “Татарстан – туган йортыбыз” Республика милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” Дәүләт бюджет учреждениесе оештыра. Быел фестивальнең зона турларында 2000нән артык кеше катнашкан, ә гала-концертта республика районнарыннан 600, ә Казаннан 200ләп кеше чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашучылар вокал, хореография, нәфис сүз, уен кораллары, фольклор номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтәчәк.      
ТР Мәдәният министрлыгы
Фото: addnt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев