Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан — туган йортыбыз" фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

Сарманда «Татарстан — туган йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең соңгы зона сайлап алу туры үтте. Чарада 30 дан артык аерым башкаручы һәм коллективлар чыгыш ясады.

Отборочный тур «Наш дом — Татарстан» в г. Сарманово

Әлеге сайлап алу турында республикабызның Минзәлә, Азнакай, Сарман, Мөслим, Зәй һәм Әлмәт районнарыннан килгән артистлар катнашты.

Жюри әгъзалары 4 ноябрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта катнашу өчен иң әйбәт чыгышларны сайлап алачак.

Фестивальнең төп максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның үзара рухи байлыгын һәм бердәмлеген ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятын саклау, үстерү һәм популярлаштыру, дип хәбәр итә Татарстан халыкларының Дуслык йорты мәгълүмат үзәге.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев