Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан цифрлы телевидениягә күчә

Аналогтан цифрлы тапшыруларга күчүне җиңеләйтү өчен республикада цифрлы телетапшырулар челтәре булдырылды.

“Аналог телевидение” - телевизион тапшыруларны антенна ярдәмендә карау күздә тотыла. Аналог телетапшырулар каравыгызны телевизорларда һәр каналның логотибы янәшәсендә куелган “А” хәрефе күрсәтә. Аналогтан цифрлы тапшыруларга күчүне җиңеләйтү өчен республикада цифрлы телетапшырулар челтәре булдырылды. Әлеге челтәр 20 гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеген бирәчәк.
Телевизор “DVB-Т2” цифрлы стандартында булса, тапшыруларны цифрлы форматта карау өчен аны көйләргә генә кирәк булачак. Юк икән – “DVB-Т2” цифрлы приставкасын алырга кирәк булачак. Телевизорга “DVB-Т2” цифрлы стандарты көйләнүен аның паспортыннан яки маркасы һәм характеристикасы буенча интернет аша белергә була. Өстәмә мәгълүматны www.смотрицифру.рф сайтыннан ала аласыз. 

Аналогтан цифрлы телевидениегә күчү буенча үзгәрешләр “Таттелеком”, “МТС”, спутник тәлинкәләре һәм цифрлы телевидение приставкалары булган кешеләргә кагылмый. 

фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев