Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Төркия һәм тугандаш төрек халкы белән багланышларны югары бәяли

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашу вакытында белдерде. Искәртеп үтик, Бинали Йылдырым әфәнде Россия Федерациясенә кыска вакытлы рәсми сәфәр кысаларында Татарстанга килде. Рөстәм Миңнеханов һәм Бинали Йылдырымның бүгенге очрашуы Казан Кремленең Губернатор сараенда – Татарстан Президенты резиденциясендә үтте. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның, Россия төбәге буларак, Россия һәм Төркия арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән элемтәләрнең киңәюенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Ул шулай ук изге теләкләрен Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга да юллады. Республика башлыгы Татарстанга элек-электән Төркиянең югары дәрәҗәдәге кешеләре килүен билгеләп үтте. 2009 елда Төркия Президенты Абдуллах Гюль булган, аннан 2011 елда - ул вакытта Төркиянең Премьер-министры булган Рәҗәп Тайип Эрдоган, соңрак - 2015 елда Татарстанга визит белән Төркия Парламенты рәисе Джемиль Чичек килгән. «Казанда 2011 елда хезмәттәшлек буенча Россия - Төркия хөкүмәтара комиссиянең һәм шулай ук 2013 елда Россия – Төркия иҗтимагый форумының узуы үзара эшчәнлектә җитди импульс булды», - дип искәртеп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты очрашу барышында үзенең дә Татарстан делегациясе башында Төркиядә күп тапкыр булуын әйтеп узды. Болар Анкара, Истанбул, Бурса, Эскишехир, Анталья, Адана, Мерсин, Денизли, Измир, Маниса һәм башка җирләргә булган. Рөстәм Миңнеханов шулай ук киләсе атнада Татарстан делегациясенең чираттагы сәфәре Анкара шәһәренә - икътисад министры Зайбекҗи әфәнде чакыруы буенча булуын җиткерде. Аннан соң Татарстан Президенты Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы, ә Истанбулда Татарстан вәкиллегенең уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Татарстан һәм Төркияне даими авиаэлемтәләр бәйләвен, Истанбулга «Казан» халыкара аэропортыннан һәм «Бегишево» аэропортыннан очышлар башкарылуын әйтеп китте. Бүген Татарстан территориясендә 10 төрек җитештерү оешмасы уңышлы эшләп килә, шул исәптән «Алабуга» махсус икътисади зонасында да. Татарстан һәм Төркия мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлектә. Төркиядә озак еллар дәвамында Татарстан мәдәнияте көннәре, Сабантуй бәйрәме үткәрелеп килә, бу юнәлештә Төркия хөкүмәте төрле ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Төркия һәм Россия гаммәви матбугат чаралары өчен матбугат конференциясе үткәрде. Аерым алганда, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, сорауларга җавап биреп, үзенең Россиягә визиты нәтиҗәләрен югары бәяләде. «Эшлекле сәфәремнең беренче көнендә мин Мәскәүдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашу мөмкинлегенә ия булдым. Без барлык элемтәләрне, шул исәптән сәүдә-икътисад, дәүләтара булганнарын, алар билгеле сәбәпләр аркасында бозылган иде, тиз арада нормага китерү турында сөйләштек», – дип билгеләп үтте ул. Бинали Йылдырым бәяләмәсе буенча, Россия Президенты Владимир Путин белән булган диалог та уңышлы үткән. Рәсми визитның икенче көнендә төрек делегациясе Татарстан Республикасында булды. «Биредә без дуслар даирәсендә булдык», – дип билгеләп үтте Төркия Премьер-министры. Ул әйбәт кабул итү оештырылудан тәэсирләнүен һәм республика җитәкчелегенең төбәкне үстерүгә күп көч куюын билгеләп үтте. «Мин үз күзләрем белән төрек эшмәкәрләренә нинди яхшы шартлар тудырылуын күрдем», – диде журналистларга Төркия Премьер-министры. «Биредә башланган диалог якын көннәрдә, Рөстәм әфәнде Миңнеханов безнең илгә килгәч дәвам итәчәк», – диде Бинали Йылдырым.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев