Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан торак төзелеше буенча иң алдынгы төбәкләр унлыгында

Татарстан 2016 елның 9 аенда торак төзелеше буенча РФ төбәкләреунлыгында җиденче урынны били. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте хәбәр итә.

Хезмәт мәгълүматлары буенча,  агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында иң күп торак Мәскәү өлкәсендә (Россия буенча файдалануга тапшырылган гомуми торак мәйданының 11 проценты), Краснодар краенда (6,7 процент), Санкт-Петербургта (4 процент), Башкортстанда (3,7 процент), Мәскәүдә (3,6 процент), Ленинград өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында (3,5 әр процент) теркәлгән. Рейтинг унлыгын Ростов өлкәсе (3,2 процент), Төмән өлкәсе (3 процент) һәм Новосибирск өлкәсе (2,7 процент) төгәлли.

Россия Федерациясенең бу субъектлары Россиядә торгызылган торакның гомум мәйданының яртыдан кимрәген төзегән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев