Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан территориясенең 17% гына урманнар биләгән – безнең өчен бу бик түбән күрсәткеч" - Илдар Халиков

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Дрезден техник университеты галимнәре һәм урман хуҗалыгы белгечләре делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында барган очрашуда республика Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашты, диелә ТР Президенгты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Премьер Татарстан Президентының сәламләвен кунакларга ирештереп, төбәгебез өчен урман хуҗалыгының әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. “Бүген республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстан территориясендә урманнарның булганын саклап калу гына түгел, урман утыртуны арттыру өчен бөтен тырышлыкны кую бурычы куелды. Татарстан территориясенең 17 процентын гына урманнар биләгән – безнең өчен бу бик түбән күрсәткеч”, – дип игътибарны юнәлтте ул.

Илдар Халиков искәрткәнчә, 2015 елның октябрендә Казанда Россия һәм Германиянең урман хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләре катнашында конференция булган иде. Анда урманнарны саклау һәм яңаларын утыртуда алдынгы эшкәртмәләрге гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды. Быел шундый ук чара Германиядә үткәрелде.

Бүген Дрезден техник университетындагы коллегалар белән берлектә республикада урман хуҗалыгы өлкәсендә проектлар тормышка ашырыла, дип өстәде Татарстан Премьер-министры. Алар - “Татарстанда урман плантацияләре булдыру һәм файдалану (LesPlan)”, “Ботаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү (OMSK)” фәнни-тикшеренү проектлары. Беренче проект кысаларында тиз үсә торган тәҗрибә агачлары утырта башлау, аннары усак, карагай, каен һәм тирәкнең төрле төрләреннән “сәнәгать” плантацияләре булдыру ниятләнә. Аның максаты – тиз арада урман үсеп чыга торган агач токымнарын һәм сортларын ачу. Икенче проект ботаклы имән һәм вак яфраклы юкә агачларын ясалма утыртканда орлык санын оптимальләштерүгә юнәлтелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев