Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан" телерадиокомпаниясе беренче "ТЭФИ" яулады

2016 елның «ТЭФИ-Регион» бәйгесенең «Миллионлы шәһәрләр өчен һәр көнне бара торган мәгълүмати программа» номинациясендә җиңү Бөтенроссия дәүләт телевидениесе һәм радиотапшырулар компаниясенең "Татарстан" филиалына елмайды. Бу – «Татарстан» телерадиокомпаниясе тарихында беренче "ТЭФИ", әлеге бәйгедә коллегаларның беренче тапкыр гына катнашулары һәм беренче катнашуда ук шундый җиңү.

Фирдус Гималтдинов: «Я сам не верил, что мы сможем получить ТЭФИ»

Татарстан компаниясе "Мәгълүмати тапшырулар" категориясендә ике номинациядә катнашты. Алар иң популяр – "Көндәлек хәбәрләр чыгарылышы" (миллион һәм аннан да күбрәк кеше яшәүче шәһәрләр өчен) һәм " Көндәлек мәгълүмат чыгарылышын алып баручы" номинацияләре иде.

Көндәшлек бик зур булган. Бөтен Россиядән 167 телекомпаниядән 600 гариза бирелеп, 20 статуэтка өчен көрәш барган. Иң популяр булган хәбәрләр  номинациясендә журналистлар арасындагы иң зур бәйгенең төп призы өчен 50 катнашучы көч сынашкан. Финалга, жюри фикеренчә, иң көчлеләрдән өчәү сайлап алынган. Безнең коллегаларның көндәшләре Түбән Новгородтагы һәм «"Подмосковье-360"тәге коллегалары булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев