Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан театрларында 20 яңа спектакль куелачак (исемлек)

“Кече шәһәр театрлары” федераль проекты нигезендә Татарстан театрларында 20 яңа спектакль куелачак. “Әлеге спектакльләр октябрь – декабрь айларында сәхнәгә чыгып бетәргә тиеш. Хәзер театрларда актив эш бара”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры, проектның кураторы Эльмира Фәтхуллина. Ул акчаның театрларга килеп җиткәнлеген әйтте. Искәртеп үтәбез, Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры “Кече шәһәр театрлары” проектында катнаша. Театрларга проект кысаларында федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2700 мең сум акча бүлеп бирелде. Проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры белән Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән. Акча бөтен дәүләт театрларына да бертигез күләмдә биреләчәк. Әлеге акча спектакль чыгару өчен тәгаенләнә, төрле җиһазлар ниндидер куелыш өчен махсус кирәк булса гына алынырга мөмкин. Буа дәүләт драма театры биш спектакль чыгара. - “Афәрин, артист!”, Ренат Харис, Режиссер – Азат Зарипов; - “Адвокат”, Тәбриз Хәкимов. Режиссер – Зиннур Сөләйманов; - “Сез әле мине белмисез”, Раил Садриевның моноспектакле, режиссер – Азат Зарипов; - “Ирле ялгыз хатын”, Дамир Сәлимҗанов үз пьесасын сәхнәләштерә; - “Дурак уены”, В.Жеребцов. Режиссер – Зиннур Сөләйманов. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры өч спектакль әзерли. Аларның өчесен дә театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев куя. Шуның берсен – үз пьесасы буенча. - “Бирнәсез кыз”, А.Н.Островский; - “Сихерче”, Нәбирә Гыйматдинова; - “Карурман аша”, Рөстәм Галиев. Әлмәт татар дәүләт театры өч спектакль куя. - “Әҗәлгә дару бар диләр...” (“Лекарь поневоле”), Жан-Батист Мольер; - “Хыял йорты”, Илгиз Зәйниев үз песасын үзе куя; - “Медея”, Еврипид. Режиссер – Эдуард Шахов. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ике спектакль тәкъдим итә. - “Гроза”, А.Н.Островский. Режиссер - Зиннур Сөләйманов; - “Иблис”, Хөсәен Җәвид. Режиссер – Сергей Потапов. В.Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры реперутары дүрт спектакльгә байый. - “Вышел ангел из тумана”, Г.Гладилин. Режиссер – П.Орлов; - “Сотворившая чудо”, У.Гибсон. Режиссер – Р.Файзрахманов; - И.Бунин, “Темные аллеи”. Режиссер – Т.Лядова; “Красавчик с гречишного поля”, Г.Латышев. Режиссер – В.Пряхин. Зеленодол музыкаль театры бер спектакль чыгарырга җыена. - “Айлин и Данияр”, татар әкияләре нигезендә Лариса Зотова сәхнәләштерә. Түбән Каманың Яшь тамашачы театры ике спектакль буенча эш алып бара. - “Мымренок или Здравствуй, Чудов перьях!”, Валентин Афонин пьесасы буенча Эльмира Вәлиуллина куя. - “Пиковая дама”, А.С.Пушкин пьесасы буенча режиссер экспликациясе. Режиссер – Чакчи Фросноккерс (Дмитрий Петров).  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев