Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан тавыш бирүчеләрнең сайлауга килүе буенча лидер

Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать унга барлык республикаларда да 10 процент халык тавыш биреп өлгергән. Татарстанда бу вакытка халыкның 15,9 проценты сайлаган иде инде, дип белдергән Татарстан Үзәк Сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Республикада 2,9 милллион сайлаучы исәпләнә. Биш ел элек үткән сайлаулар белән чагыштырганда (2011 нче елда ул 10,2 процент тәшкил иткән), сайлаучыларның иртәнге активлыгы 5 процентка арткан.

Татарстан ИФО буенча әлегә абсолют лидер, әмма башка республикалар да аннан калышмый. Мәсәлән, Чувашиядә сәгать унга кадәр килгән сайлаучыларның саны үткән сайлаулар белән чыгыштырганда ике тапкыр диярлек арткан. Чагыштыру өчен, үткән сайлауларда ул 6,27 процент булган булса, хәзер ул 11,88 процентка тәңгәл.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев