Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан табигый тарих музеенда Бөтендөнья Җир көнен билгеләп үтәчәкләр (музейга килүчеләрне бүләкләр көтә)

22-23 апрельдә Татарстан табигый тарих музеенда Бөтендөнья Җир көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу зур гына түгел, ә глобаль бәйрәм, дип яза Казан шәһәре мэриясе порталы. Әлеге көн дөньяда яшәүче һәр кешегә безнең планетабызның бик сизгер булуын искә төшерә. Кабатланмас булган Җир шары безгә тормыш бүләк иткән, шуңа да ул ярдәмгә мохтаҗ. Бу көнне музей үз кунакларына кызыклы программа тәкъдим итәчәк. Бу көннәрдә сәгать 10.00нан 17.00гә кадәр музейда "Төрле төстәге планета!" исемле квест узачак. Килүчеләр планетабызның борынгы яшәүчеләре белән танышачак һәм Җир белән бәйле булган күп кенә кызыклы фактлар беләчәк. Бу эштә махсус юл күрсәткеч ярдәм итәр. Үзең белән карандаш һәм ручка алырга кирәк. 22 апрельдә сәгать 10.00да “Керпене коткарыйк!” акциясенә старт биреләчәк. Бер ай дәвамында теләгән һәркем музейга кулланыштан чыккан энергия саклый торган лампалар һәм батарейкалар китерә ала. Дөрес итеп утильләштермәгәндә алар әйләнә-тирәлеккә зур зыян салырга сәләтле. Мәсәлән, бер батарейка авыр металлар белән бер керпе яшәрлек җирлекне пычрата. Шулай ук бу көнне беренче 50 килүче кечкенә генә сюрприз алачак. Бу бүләкне тиешенчә караганда, ул үсеп, үз иясен шатландырачак. 23 апрельдә сәгать 12.00дә музейда "Безнең гаҗәеп планета" иҗади дәресе узачак. 13.00 сәгатьтә "Супер-физика" фәнни шоу оештырылыр дип көтелә. Килүчеләрне магнит һәм электр белән бәйле тәҗрибәләр көтә. Балалар өчен керү 200 сум, зурлар өчен – 350 сум. 15.00 сәгатьтә «Сәламәт планета» дип аталган халыкара балалар рәсемнәре күргәзмәсе булачак. Керү ирекле. Моннан тыш, бу көнне беренче 100 килүчегә файдалы бүләк – Мари тыюлыгы чишмәләреннән су биреләчәк. Зурлар өчен күргәзмәгә керү 250 сум, студент һәм пенсионерлар өчен -100 сум, мәктәп укучылары өчен- 80 сум, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев