Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан студентлары "Россиянең интеллектуаль байлыгы – 100 баллылар" форумында катнаша

Мәскәү шәһәрендә бердәм дәүләт имтиханнарда 100 балл җыючы студентлар форумы уза. “Россиянең интеллектуаль байлыгы – 100 баллылар” форумында Татарстаннан Казан федераль университетының юридик факультет студентлары Дарья Кузнецова, Вадим Салмин, Артур Энеев һәм лингвистика факультеты студенты Мария Воропаева катнаша.

Форум ачылышында Мәскәү дәүләт университет ректоры Виктор Садовничий, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, “Ростелеком” компаниясе президенты Сергей Калугин, “Просвещение» нәшрияты президенты Владимир Узун, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкийлар катнашып, яшьләрне сәламләгән.

Сергей Кравцов әйтүенчә, 100 балл җыючы укучылар саны елдан-ел арта бара, 2014 елда - 3,6 мең, 2016 елда 5,1 мең кеше имтиханнарда 100 балл җыйган. Форумның беренче көнендә М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты китапханәсендә пленар утырыштан соң, яшьләр тематик секцияләргә бүленеп эшне дәвам иткән. Биредә алар дискуссияләрдә фикер алышып, потенциаль эш бирүчләр белән дә таныша алган.

Форумның беренче көне «Что? Где? Когда?» уены белән тәмамланган. Яшьләргә уен серләрен уен остасы Алексей Блинов өйрәткән.

Форумның икенче көнендә студентлар РФ Федераль Җыенның Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева һәм РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко белән очрашыр дип планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев