Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 15-20 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Төнлә Татарстан буенча яңгыр көтелә. Көндез шулай ук кайбер районнарда яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +12-17 градус, көндез +25-30 градус булачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев