Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республика буенча 29-34 градус, Казанда 31-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
Татар-информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев