Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Россиянең техник үсеш алган төбәкләре өчлегенә кергән

«РИА-Рейтинг» экспертлары әзерләгән Россиянең технологик үсеш алган һәм фәнни потенциалга ия төбәкләре исемлегендә Татарстан өченче урынны били. Республика Мәскәүне һәм Санкт-Петербургны гына алга уздырган.

Рейтинг 19 күрсәткеч буенча төзелгән - кеше ресурслары - галимнәр саны һәм аларның яше, матди-техник база - фәнни җиһаз күләме һәм сыйфаты, фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәлелеге - бирелгән патентлар күләме һәм инновацион товарлар күләме һ.б.

«РИА-Рейтинг» экспертлары фикеренчә, бу өлкәдә Ингушетия, Чечня һәм Калмыкия артта калган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев