Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан - Россия төбәкләре арасында Беларусьның ышанычлы хезмәттәше

Бу хакта кичә Минскида Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә шул турыда бәян ителә.

Безнең хезмәттәшлек күп компонентлы, диверсификацияле һәм барыннан да элек җитештерү коммерциясенә нигезләнгән, ә бу, чыннан да, өметләндерә һәм без үзара багланышлар өчен тагын да күбрәк мөмкинлек таба алабыз, диде Беларусь Хөкүмәте башлыгы. "Ни үкенеч, соңгы елларда кайбер сәбәпләрдә товар әйләнеше кимүе күзәтелде. Ләкин, шулай да, кабул ителгән чаралар, шул исәптән ел башында үзара аралашуыбыз һәм рәсми сәфәргә әзерләнүебез безгә товар әйләнеше күләмен тигезләү мөмкинлеге бирде. Беларусь ягы Татарстанга экспортын өстәде. Һәм, шул сәбәпле, без үзара файдалы эшли алабыз", - диде Андрей Кобяков.

Аерым алганда, станоклар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеге булуын билгеләп, Андрей Кобяков: "Без үз вакытында бу өлкәдә багланышлар үсешен билгеләгән идек һәм төп компанияләрне дә тәгаенләдек. Беларусь ягыннан - "МЗОР" ААҖ, ул Татарстанда станоклар төзү паркын модернизацияләү өлкәсендә багланышларны туплады. Россия ягыннан да шундый компания билгеләнсә иде. Без бу юнәлештә эшләргә әзер", - диде.

Татарстан компанияләре белән “Амкодор” ААҖ актив хезмәттәшлек итә. Россия төбәгендә “Могилевлифтмаш” ААҖ җитештерү мәйданнарын ачу мәсьәләсе карала. "Татарстан ягының бу өлкәдә тәкъдимнәре бар дип уйлыйм. Без, бөтен мөмкинлекләребезне кулланып, бу өлкәдә эшләргә әзер", - дип аерым билгеләп үтте Кобяков.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Беларусь белән Татарстан арасында станоклар төзүдә хезмәттәшлек бик вакытлы, дигән фикердә. "Безнең авиация заводын, башка машина төзү предприятиеләрен тирәнтен модернизацияләү сәбәпле, бу теманы яхшылап карарга кирәк", - диде Татарстан Президенты.

«Белкоммунмаш» предприятиесе уңай тәэсир калдырды, без предприятиенең эшләргә әзер икәнен күрдек, яңа базарлар эзлиләр һәм багланышларга әзер, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан шәһәрләрендә трамвай паркын яңарту да актуаль тема, һәм «Белкоммунмаш» белән бу өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре бар. Бүген акчаны уңга-сулга туздырыр чак түгел, шуңа күрә ышанычлы партнерлар, яхшы финанс шартлар кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

"Минск мотор төзү заводы" газ ягулыгындагы автотранспортны куллану өлкәсендә җитди проект гамәлгә ашыра, Татарстан делегациясе анда да булды, дип билгеләп үтте очрашуда Татарстан делегациясе башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында яклар 2017-2020 елларда хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын имзалады. Документка Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Беларусь Хөкүмәте башлыгы ачыклык керткәнчә, әлеге документ багланышларның төрле юнәлешләрен билгели, шул исәптән сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәният һәм башка өлкәләрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев