Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан – Россия Федерациясенең иң укый торган төбәкләренең берсе булып кала

“Россия почтасы” федераль почта хезмәтенең филиалы булган “Татарстан почтасы” идарәсе 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу тиражын саклауны планлаштырган булса да, моңа ирешә алмаган. Бу хакта бүген 2017 елның беренче яртыеллыгына абунә кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Гришина хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 2016 ел белән чагыштыргында, берникадәр кимү бар. “Ул 1,5 проценттан артык түгел”, - дип ул кимүне “Татнефть” ширкәте гамәлгә куйган “Нефтяные вести”, “Хәзинә”, “За нефть” кебек газеталарның төшеп калуы белән бәйләде. Светлана Гришина бу басмаларга язылу тиражы 70 мең тирәсе данә булганын әйтте. “Бу басмаларның базардан китүенә карамастан, без физик затларның язылуын узган ел дәрәҗәсендә саклап кала алдык”, - диде ул. Светлана Гришина “Татарстан почтасы” өчен подписканың элеккечә мөһим хезмәт булып торуын билгеләп узып, филиал бюджетында матбугатка яздыру нәтиҗәсендә кергән керемнең 12 проценттан артык булуын белдерде. Светлана Гришина абунәнең социаль әһәмияте белән бәйле рәвештә, ташламалар системасы булуын билгеләп үтте. “Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлары өчен без 20 процент күләмендә ташлама саклыйбыз. Начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен ул 100 проценттан гыйбарәт. Шулай ук социаль мөһим массакүләм мәгълүмат чараларына 30 процент ташлама бар. Бу исемлеккә 100 дән артык республика һәм район басмасы кертелде. “Татмедиа” агентлыгының барлык басмалары бу исемлектә”, - диде ул. Светлана Гришина абунә кампаниясенең ике тапкыр – октябь һәм декабрьдә узганын билгеләп үтте. “Абунә” декадасында язылучылар өчен өстәмә ташламалар каралуын искәртте. “Татарстан – Россия Федерациясенең иң укый торган төбәкләренең берсе булып кала”, - диде ул чыгышын тәмамлап.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев