Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан режиссерының "Нигез йорт" фильмы Төркиядә узган фестивальдә җиңү яулады

Татарстан режиссеры Нәсур Юрушбаевның “Нигез йорт” (“Отчий дом”) фильмы Төркиядә узган “Без бергә – 2018” халыкара фестивале җиңүчесе булды. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Картина “Иң яхшы актерлык эше” номинациясендә җиңде. Кинолента 2017 елда фильмнар эшләүгә булган субсидия хисабына төшерелде. “Без бергә – 2018” халыкара кинофестиваленнән фильмның фестиваль маршруты башланды.
  • Кинофестивальне Рус мәдәнияте ассоциациясе һәм Алания оешмасы һәм Lion Productions кинокомпаниясе оештырган.
Алдан “Татар-информ” Казанда “Остазбикә” фильмына кастинг узуын хәбәр иткән иде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев