Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының Яшьләр симфоник оркестры Париж Диснейлендында чыгыш ясарга әзерләнә

Бу көннәрдә Казанның 5 номерлы музыка мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасының Яшьләр симфоник оркестры яңа программасын кабатлау белән мәшгуль. Коллектив Париж Диснейлендында чыгыш ясарга әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюда оркестрның сәнгать җитәкчесе Светлана Лось хәбәр итте. “Яшь музыкантлар Чехиянең Теплица шәһәрендә үткән “Яз бәйрәме-2016” дип исемләнгән XII Халыкара балалар-яшүсмерләр бәйге-фестивалендә Гран-прига ия булган иде. Призыбыз (4,5 мең евро) алдагы фестивальгә чакыру билетына әйләнде. Бу юлы без Париждагы Диснейлендка барабыз. Анда без “Европарклар яратуы” фестивалендә үз концертыбызны бирәчәкбез. Без 22 март көнне юлга кузгалабыз”, - диде Светлана Лось. Казанның музыка мәктәпләреннән җыелган 100гә якын бала кергән Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры белән репетицияләрне хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының икенче дирижеры Михаил Мосенков ясый. “Мондый югары классы профессионалның балалар белән эшләве, аның яшьләрне оркестр музыканты һөнәренең нечкәлекләренә төшендерүе зур әһәмияткә ия”, - диде Светлана Лось.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев