Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан Республикасының туристлык сувениры" бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Әлеге бәйгене “Татарстан Республикасы халык сәнәгате һәм һөнәрчеләренең үсеш үзәге” дәүләт бюджет оешмасы  һәм «Татарстан Республикасы халык һөнәрчеләре палатасы»  оештыра.

Бәйгедә  оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, кулланма гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар, студентлар, иҗат коллективлары  катнаша ала. Бәйгенең максаты: - халык һөнәрчелеген торгызу; туристлык сувенирларын җитештерү һәм сату өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен мәгълумати һәм коммуникацион мәйдан булдыру; -үзебезнең туристлык сувенеры базарын үстерү; -халык һөнәрчеләрен, оешмаларын табу һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сувенир продукциясе җитештерүчеләрне бүләкләү, билгеләп үтү; -Татарстан Республикасындагы истәлекле урыннары, гореф-гадәтләрне  популярлаштыру.

Ул түбәндәге номинацияләрдә уза: «Этнографик сувенир», «Гастрономик сувенир (эчемлекләр)», «Гастрономик сувенир (ризык)», «Шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры», «Музей сувениры», «Сувенир - уенчык», «Әйбер төрү продукциясе». Бәйгегә автор тарафыннан соңгы ике елда башкарылган эшләнмәләр кабул ителә. Һәрбер катнашучы 10 данә әйбер тапшыра ала (күнне, мехны сәнгатчә эшкәртү, агачны уеп бизәү, киез,үрү, чигү, керамика, сәйлән үрү, корама, уен кораллары, челтәр бәйләү, төрле чималдан курчаклар ясау, юкә (бизәнү әйберләре, шкатулкалар һ.б.), металлны сәнгатьчә эшкәртү, табигый һәм декоратив ташларны сәнгатьчә эшкәртү, төрү). «Гастрономик сувенир (эчемлекләр)», «Гастрономик сувенир (ризык)» номинациясендә катнашучылар санитар-эпидемиология таләпләренә җавап бирерлек итеп җитештерелгән продукция тапшыра.

 Конкурс өч этапта уза:

Беренче этап (1 сентябрьдән 20 октябргә кадәр), Икенче этап (21 октябрь - 2 ноябрь), Өченче  этап (3 ноябрь -7 ноябрь). Бәйгедә катнашу өчен гариза язу сорала. Мөрәҗәгать итү өчен адрес; Казан, Мәскәү урамы,  55нче йорт, 401нче бүлмә, тел. 8 (843) 264-45-12, 236-06-43), эл. адрес: ( konkurs.suvenir@yandex.ru)

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев