Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дигән уен үткәрелгән

Сораулар Санкт-Петербург һәм Россия татарлары тарихлары буенча әзерләнгән иде, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Оештыручыларның берсе Равил Закиров сүзләренчә, алар шәһәргә нигез салынган көннән алып татар җәмәгатьчелеге тарихына игътибарны юнәлтергә теләгән. Халыкны агарту эшчәнлегендә татар җәмәгатьчелегенең әйдәп баручы роле турында сөйләгәннәр, ватанны һәм татар милләтен таныткан күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән таныштырырганнар. Татар җәмәгатьчелеге үтенече белән Санкт-Петербургта ислам дөньясында беренче тапкыр Коръән басылганын, Россиядә беренче тапкыр махсус "Мир Ислама" журналы һәм татар телендәге беренче "Нур" газетасы нәшер ителгәнне бик азлар беләдер, ди Равил Закиров, үзе гомер иткән шәһәр белән горурланып.

"Петербургта танылган рәссам Фәйзрахман Әминов һәм легендар биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев укыган һәм эшләгән. Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелегенең тарихы бик бай. Без шәһәрдгә гомер итүче татарларны әлеге бай мирас белән таныштырырга теләдек. Шуңа да уенның беренче темасы "Санкт-Петербург һәм Россия татарлары тарихы" булды", - дип белдерде Равил Закиров.

Бу уенның әһәмияте нидә дигән сорауга ул: "Без очрашуда катнашучыларга татарларның шәһәр тормышында мөһим роль уйнавын күрсәтергә теләдек. Милләттәшләребез Петропавел крепостен төзүдә катнашкан, Ватан өчен кан койган, мәгърифәтчелек, фән һәм сәнгать, меценатлык һәм хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Безнең тарих бик бай һәм горурланырлык әйберләребез шактый. Тарихыбызны онытмыйсы һәм аның яңа битләрен киләчәк буыннарга безнең өчен оят булмаслык итеп язасы иде", - дип җавап бирде.

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында катнашкан, "Каюм Насыйри институты" үзәге белем бирү һәм мәдәният үзәгендә татар теле курсларын алып баручы Альбина Ишмурзина: "Уен бик ошады. Сораулар авыр булса да, алар бергәләп фикер алышырга булыша, аудиторияне берләштерә. Шул ук вакытта әһәмиятле даталар, атамалар, вакыйгалар җиңелрәк истә кала. Петербург татарлары тарихында казынып, без бик күп нәрсәләр турында мәгълүмат алабыз. Тарихны белеп, яшьләрдә милли үзаң барлыкка килә, милләте өчен горурлык туа. Шәһәребез мәктәпләрендә "Петербург белеме" дигән фән укытыла. Ә менә "Петербург татарлары" дигән фән юк әле. Кем белә, бәлки без әлеге фәнне булдыруга беренче адымнар ясыйбыздыр", - диде.

Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин да уенның әһәмиятен билгеләп үтте. "Уенны безнең ярдәм белән яшьләр хәрәкәте вәкилләре оештырды. Беренче коймак төерле була диләр бит, алга таба шомарырбыз дип уйлыйм. Яшьләрдә шәһәрдә гомер кичергән татарлар тарихы белән кызысыну бар. Бәлки киләчәктә зур бер хәрәкәт үсеп чыгар. Хәзер шундый ук уенны "ЛУЧ-НУР" милли-мәдәни йортында үткәрергә ниятлибез", - диде ул.

Искәртеп узабыз: Санкт-Петербурга нигез салынган көннән аның тарихында татарлар эз калдырган. Петр I указы нигезендә, Россиянең үзәк өлкәләреннән шәһәр төзелешенә меңләгән эшче китерелгән. Шул вакытта Нева ярындагы төзелеш барган урынга Казан, Түбән Новгород, Касыйм, Пенза шәһәрләренән татарлар килеп төпләнә. Петербурга бүгенге көнгә кадәр "Татар тыкрыгы" урамы сакланып калган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев