Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге "Мәскәү – Татарстан күпере" форумын оештыра

Агымдагы елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Мәскәү – Татарстан күпере» форумын оештыра. Очрашуның максаты - Мәскәү төбәге яшьләр берләшмәсе консолидациясе, аларны Татарстан белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү, яшьләрне социаль тернәкләндерүдә катнашу. Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Яшьләр алдында танылган якташларның катнашуы да планлаштырыла. Алар арасында - Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, РФА академигы, РФ Хөкүмәте карамагындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, "Татарстан якташлыгы" Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Талия Хәбриева, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, театр һәм кино актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров, халыкара конкурслар лауреаты, язучы, "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхина.

Очрашуга шулай ук эшлекле даирә вәкилләре, танылган спортчылар да чакырылган. Форумны Фәридә Корбангалиева белән Дмитрий Нестеров алып барачак.

Искәртеп үтик: беренче форум 2015 елның 18 апрелендә Мәскәүдә Р.Миңнеханов катнашында узды.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең һәм Мәскәү өлкәсенең 35 яшькәчә яшьләрен, башкала вузлары студентларын һәм яшь белгечләрне форумда катнашырга чакыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев