Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе ияләре ачыкланды

Тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп баллны шагыйрь Рәмис Әймәт җыйды. Җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкиле дә бар. Узган атнада Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең 2017 елдагы ияләрен ачыклау буенча беренче утырыш үткән иде. Анда тавыш бирү нәтиҗәсендә икенче этапка унбер кандидат чыгарылды. Шулардан дүртесе хәлиткеч тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүче дип игълан ителде. Алар: шагыйрь Рәмис Әймәт, К.Тинчурин исемендәге театр артистлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова, «Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстаннан Марат Шәрипов. Билгеле булганча, әлеге премия ике елга бер бирелә. 2015 елда аңа «Идел» яшьләр үзәге, Луиза Янсуар белән Рөстәм Галиуллин, Эльмир Низамов һәм Александра Буховец ия булган иде. Премиянең күләме – 200 мең сум.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: