Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының милли архивы Казанга Сугышчан дан шәһәре исемен бирдертергә ниятли

1941 елда ТАССР халкы кыска вакыт эчендә “Казан каймасы” (Казанский обвод) оборона чиге төзеп фашистларга каршы көрәшкә зур өлеш кертә. Бу танкларга каршы 331 чакрымга сузылган линия була. Чикне нибары дүрт ай эчендә төзеп бетерәләр. 200 меңнән артык халык, күп очракта хатын-кызлар, карт-коры, балалар 40 градуслы салкыннарда Казан белән Зәй шәһәрендә урнашкан сәнәгать үзәкләрен дошман танкларыннан саклау өчен тырышкан. Бу елның 23 октябрендә оборона линиясе төзи башлауга 75 ел булачак.

- Казан оборона чиге төзү республика тарихында иң данлы, шул ук вакытта иң трагедияле сәхифәләрнең берсе. Казан, шул исәптән республика традиция буенча тыл базасы булып саналды. Ләкин 1941 елларда республика фронт яны төбәге булып та тора бит... Бу корылманың төп максаты – танкларны Казанга кадәр китереп җиткермәү иде, - диде Татарстанның милли архивы мәгълүмат хезмәте күрсәтү бүлеге җитәкчесе Людмила Кузнецова.

1941 елның көзендә сугыш афәте ТАССР территориясенә кадәр җитте. Ноябрьдә шәһәргә немец авиациясе туплар ыргытты. Шуңа да карамастан, “Казан каймасы” төзелеше туктатылмады.

- Оборона чиген бөтен республика төзеде дисәк тә була. Ул елны кыш иртә килде, ә кешеләрнең кышкы  киемнәре дә юк. Температура -40 градус, җир метр ярымга шыгырдап каткан иде. Кешеләр көрәкләр алмаша-алмаша шул җирне казыган, - диде Людмила Кузнецова.

«Казан каймасы»ның бер өлеше бүген дә сакланган. Ул халыкның  фидакярлеген искәртеп тора.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев