Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиковның 2017 елга айлык түләүләр турындагы карары дөнья күрде

Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза «Известия».

Россия Хөкүмәте төбәк­ләрдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына каралган. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге акчаны алуга хокуклы гаиләләр саны артуга бәйле рәвештә, ярдәм күләмен арттырырга кирәклеген белдергән иде. Күпбалалыларга субси­дияне арттыру турындагы документ Министрлар Кабинеты утырышында хупланган.

Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмау­чылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сум алачак. Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум түләнәчәк.

Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга 560 сум, опекага бирелгән ятим балаларга: укучыларга – 7989 сум, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә 9214 сум биреләчәк;

Пенсионерларга җәмәгать транспортына утырып йөрү өчен субсидияләр: айлык кереме 20 мең сумнан азрак булса – 448 сум, 20 меңнән артык булса – 180 сум;

Ятим балаларга һәм гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге укучыларга – 271 сум;

Гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге алты яшькәчә балаларга дару алу өчен субсидия – 120 сум;

Һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган балалы гаиләләргә пособие – 295 сум;

Баланы ялгыз тәрбияләүче әниләрнең 16 яшькәчә баласына пособие – 782 сум; Ата-анасы алимент түләүдән баш тарткан балага, шулай ук армиядә хезмәт итүченең баласына – 442 сум;

Укучы балаларны ашатуга көндәлек түләүләр – 6,8 сум каралган.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев